Министрлык «Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре» исеменә конкурсның республика этабын уздыра

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре» исеменә бөтенроссия конкурсының республика этабын уздыру турында игълан итә. Конкурста Министрлык карамагындагы дәүләт социаль хезмәт күрсәтү оешмалары, шулай ук башка милек формасындагы оешмалар хезмәткәрләре катнаша ала.

Конкурсның бурычлары:

- халыкка социаль хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү;

- халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә инновацион технологияләргә ярдәм итү;

- учреждениеләрнең профессиональ, талантлы, иҗади эшләүче белгечләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү;

- учреждениеләр хезмәткәрләренең һөнәри үсешен стимуллаштыру.

Конкурс ике этапта үткәрелә:

I этап 2021 нче елның 9 нчы мартыннан 26 нчы мартына кадәр социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында үткәрелә. Беренче этапта җиңүчеләргә тәкъдимнәр һәм кирәкле документлар (Нигезләмәне карагыз) конкурсны оештыручыга 2021 елның 30 нчы мартына кадәр җибәрелә.

II этап 2021 нче елның 1 нче апреленнән 30 нчы апреленә кадәр узачак.

Конкурста җиңүчеләрне дипломнар белән бүләкләү 2021 нче елның II кварталында булачак.

Конкурс үткәрү мәсьәләләре буенча мәгълүматны 8 (843) 236-45-56 телефоны буенча яки Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International