«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә туган телгә мәхәббәт тәрбиялиләр

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы чаралары кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә танып-белү чарасы узды. Тәрбияләнүчеләргә Арча районыннан чыккан шагыйрьләрнең һәм язучыларның тормышы һәм иҗаты турында презентация тәкъдим ителде. Балалар аларның кыскача биографиясе, әсәрләреннән өзекләр белән таныштылар, кайбер балалар туган телдә шигырьләр сөйләделәр.

«Безнең якташларыбыз Г. Тукай, Г. Бәширов, М. Мәһдиев, Г. Ахунов татар әдәбиятын һәм туган телне үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр. Алар үз әсәрләрендә яктырткан темалар бүген дә актуаль», – дип билгеләп үттеләр тәрбиячеләр Филсинә Гарәфиева һәм Алия Сабирова. Мондый дәресләр, алар сүзләренчә, балаларда нәфис әдәбият укуга кызыксыну уята, әхлакый сыйфатлар, туган телгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияли, шулай ук гомуми күзаллауларны киңәйтүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International