«Яңарыш» үзәгендә FIT-5 программасы буенча дәрес узды

2021 елның 2 марты, сишәмбе

2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә FIT-5 программасы буенча дәрес узды.

FIT 5 программасы – Россиянең Махсус Олимпия хәрәкәте программаларының берсе. Бу – физик активлык, дөрес туклану һәм су балансын саклау планы. Программа сәламәтлекне, физик форманы яхшыртырга, үз мөмкинлекләренең максималь дәрәҗәсенә ирешергә ярдәм итә.

Чара барышында хезмәткәрләр физик күнегүләрне башкару үзенчәлекләре һәм техникасы белән таныштылар. Барлык катнашучылар да уңай энергия һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International