«Өмет» үзәге «Әти-әни булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыруны дәвам итә

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Әти-әни булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 1 март көнне «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы төркемле дәрес үткәрде. Биш йөкле хатын-кыз катнашында узган чара Биектау үзәк район хастаханәсе базасында узды.

Дәрес барышында йөкле хатын-кызларның эмоциональ хәле, мөһим кичерешләренә анализ ясалды, аларның булачак балага мөнәсәбәте ачыкланды. Йөкле хатын-кызлар пренаталь тәрбия нигезләре һәм ысуллары белән таныштылар. Бала белән психорелаксацион бәйләнеш урнаштыру өчен, алар үзләре турында сөйләделәр, балага уңай кичерешләрен трансляцияләделәр, үз гаилә рәсемен ясадылар.

Йөкле хатын-кызлар психогигиена күнекмәләре алды, Джекобсон буенча мускул релаксациясенә өйрәнде.

Социаль эш буенча белгеч «Әти-әни булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыруның төп юнәлешләре турында сөйләде һәм аны тормышка ашыруда катнашырга чакырды. Дәреснең барлык катнашучылары да буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International