«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен мастер-класс үткәрделәр

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 1 март көнне «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге педагоглары 12 инвалид бала өчен мастер-класс үткәрделәр.

Балаларны Розочка һәм Смурфетта исемле мультфильм геройлары сәламләделәр, алар тернәкләнүчеләргә матур куяннар ясарга тәкъдим иттеләр. Балалар бик теләп эшкә тотындылар һәм кәгазьдән җәнлекләр ясадылар.

Тернәкләндерү үзәге педагоглары белән берлектә үткәрелгән чара балаларга бик күп уңай эмоцияләр һәм аралашу шатлыгы бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International