«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 2 мартта «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Үз кәефең белән идарә итә белү» дигән тренинг үткәрде. Чара Биектауның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.
Тренингта 15 балигъ булмаган бала катнашты. Яшүсмерләр эмоцияләрнең нәрсә икәнен белделәр һәм аларны танып белергә өйрәнделәр. Дәреснең практик өлешендә «Кечкенә кораб» проектив методикасы ярдәмендә яшүсмерләр үзләренең шәхси үзенчәлекләре турында белделәр, ә «Самопрезентация» уены катнашучыларга үзләренең башкаларга ничек файдалы булуын аңларга ярдәм итте.
Дәрес психологик адаптация дәрәҗәсен күтәрүгә һәм яшүсмерләрдә стрессларга карата толерантлыкны арттырырга ярдәм итте.