1 март көнне Алабуга муниципаль районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья комплиментлар көненә багышланган акция уздырылды. Чараның максаты балаларда дусларына һәм педагогларына карата мәхәббәт, хөрмәт һәм яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү иде.
Балалар әти-әниләре белән бергә комплиментлар конвертларлары әзерләделәр, анда изге теләкләр язылган хатлар салдылар. Аннан соң алар бергәләшеп үзәк буйлап йөрделәр һәм хатларны үзәк хезмәткәрләренә һәм тәүлек буе эшли торган бүлектәге балаларга тапшырдылар.
«Комплиментлар почтасы» акциясе истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.