Ел саен март аенда Менделеевск муниципаль районында өлкән яшьтәге гражданнарны өйдә (фатирларда) йөреп чыгу башлана. 2021 елда «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре чаралар белән 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 1 058 ялгыз гражданны колачларга планлаштыралар.
Арча районының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында танып-белү дәресе узды.
Балаларга туган телдә җырлардан өзекләр яздырылган аудиоязмалар тәкъдим ителде. Балалар җырларны гына түгел, ә бу әсәрләрдә нинди музыка уен кораллары яңгыравын да белделәр. Аннары яшь тернәкләнүчеләр кашыкларда халык җырларын башкардылар һәм гармун аппликациясе ясадылар.
Тәрбияче Алия Сабирова билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр балаларның музыкаль әсәрләргә карата кызыксынуларын арттыруга, әхлакый сыйфатлар, туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүгә, гомуми күзаллауларны киңәйтүгә ярдәм итә.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Спорт хәрәкәте» ТР Инвалидлар региональ иҗтимагый оешмасы ярдәмендә бильярд буенча турнир узды. Чара социаль хезмәт алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм бильярд спортын популярлаштыруга, уңай кәеф булдыруга һәм тернәкләнүчеләрнең гомуми хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән иде.
Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече «Яңа тормыш иртәсе» дигән темага дәрес үткәрде. Чара аналарның яңа туган балаларыннан иртә баш тартуларын кисәтү, туучылар санын арттыру һәм гаилә институтын ныгыту буенча «Бишек» программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
11 март көнне Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культура буенча инструктор Гөлчәчәк Шакирҗанова медицина сәгате үткәрде. 2 нче коррекцион төркем балаларына аң югалтуның нәрсә икәнлеген аңлаттылар һәм беренче ярдәм турында сөйләделәр.
11 нче март көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең тату гаилә» дигән музыкаль-күңел ачу чарасы узды. Аны тәрбияче В. Ф. Зарипова һәм стационар бүлектән әни Л. Р. Бакирова үткәрделәр.
11 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында агач эшкәртү буенча дәрес үткәрелде. Әлеге чарада приютның өлкән тәрбияләнүчеләре катнашты.
10 март көнне Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе ярымстационарында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен максатчан заезд үткәрелде. «Иң назлы хисләрдән чәчәк бәйләме» дигән чара Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.
Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Виртуаль туризм» инновацион проекты уңышлы тормышка ашырыла. Проектның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга мәдәни белем бирү, виртуаль экскурсияләр үткәрү юлы белән аларның күзаллауларын киңәйтү.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган һәм интеллект, аутистик спектр бозылулары булган 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләр өчен көндезге тору төркемендә дәрес оештырдылар.