«Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләрне агач белән эшләргә өйрәтәләр

2021 елның 12 марты, җомга

11 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында агач эшкәртү буенча дәрес үткәрелде. Әлеге чарада приютның өлкән тәрбияләнүчеләре катнашты.

Агач эшкәртү буенча дәрес агач эшләнмәләр ясау өчен кирәкле төрле эшләр комплексын үз эченә ала. Барлык эшләр дә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү белән башкарыла.

Приютта тәрбияләнүчеләр технологияләргә таянып эшләделәр, детальләргә игътибарлы булдылар, иҗади көч һәм тырышлык белән эшләделәр, югары сыйфат күрсәткечләрен максат итеп куйдылар. Ахыргы нәтиҗә барлык катнашучыларны да сөендерде – балык рәвешендәге бик яхшы дивар киштәсе килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International