«Шатлык» үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен чаралар уздырылды

2021 елның 12 марты, җомга

10 март көнне Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе ярымстационарында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен максатчан заезд үткәрелде. «Иң назлы хисләрдән чәчәк бәйләме» дигән чара Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.

Социаль хезмәт алучыларга кунакка музыкаль мәктәпнең иң талантлы һәм актив укучылары килде, алар төрле музыкаль сюрпризлар әзерләгән иде.

Көн программасы бай иде, мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән дәресләр структурасына төрле чаралар кертелде. Шулай итеп, катнашучыларга язгы бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән әңгәмә үткәрелде. Шулай ук балалар үзләренең әниләре, әбиләре, гаилә традицияләре турында сөйләделәр.

«Музыканың бәйләүче җебе» проекты кысаларында бу көнне Зәй балалар музыка мәктәбе вәкилләре катнашында «Игелек көне» дип исемләнгән төркемле дәрес оештырылды.

Чарада катнашучылар һәм кунаклар бик күп тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар. Уртак ял гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга, балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International