ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын тормышка ашыру кысаларында Карау мәктәбе эшли. Өйдә өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларны карау күнекмәләренә өйрәтү буенча туганнарын һәм башка затларны укыту өчен махсус кабинет җиһазландырылган.

12 март көнне Чүпрәленең «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Җыел, халык, Май чабу бәрәме килә» дигән халык күңел ачулары оештырылды.

Озын кыштан соң һәркем түземсезлек белән язны көтә. Май чабу – иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе, ул атна буе билгеләп үтелә. Бу вакытта халык күңел ача, кунакка йөри, коймак белән сыйлана.

12 нче март көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Май чабуга багышланган бәйрәм чарасы узды. Ул үз халкыңның гореф-гадәтләренә карата кызыксыну үстерүгә юнәлдерелгән иде.

2021 нче елда Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге яшь инвалидларны социаль адаптацияләү буенча «Син барын да булдырасың!» дигән яңа инновацион программа тормышка ашырыла.

Буа муниципаль районында 12 март көнне «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары мандалотерапия дәресе үткәрделәр. Анда менталь тайпылышлары булган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында халык традицияләрен сакларга тырышалар, шуңа күрә ел саен Май чабу бәйрәменә әбиләр һәм бабайлар алдан әзерләнә.

Кукмара муниципаль районында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге менталь тайпылышлары булган 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар белән эшен дәвам итә. Шушы көннәрдә көндезге тору төркемендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Гөлия Мифтахова һәм Алия Заһидуллина арт-терапия дәресе үткәрделәр.

Узган ялларда Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашында Май чабу күңел ачу чаралары узды.


12
март, 2021 ел
җомга

Бүген Тукай район үзәк хастаханәсе базасында «Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясе буенча чираттагы гамәли дәрес узды. Әлеге чараны «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насыйрова үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International