«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә бильярд буенча турнир узды

2021 елның 12 марты, җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Спорт хәрәкәте» ТР Инвалидлар региональ иҗтимагый оешмасы ярдәмендә бильярд буенча турнир узды. Чара социаль хезмәт алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм бильярд спортын популярлаштыруга, уңай кәеф булдыруга һәм тернәкләнүчеләрнең гомуми хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән иде.

Турнирда 10 уенчы катнашты, аларга 8 җанатар көч биреп торды. Ярышлар ике көн дәвамында барды. Турнирда җиңүчегә кубок тапшырылды, калган катнашучылар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International