Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы С. В. Шакирова «Дуслык һәм туганлык байлыктан кыйммәтрәк» дигән чара үткәрде. Дәрестә Буа ветеринария техникумы укучылары катнашты.
10 нчы март көнне Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге, авыручы, аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбендә чираттагы дәрес узды.
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре өчен «Мин татарча сөйләшәм» дигән интерактив дәрес уздырылды. Чараны социаль эш буенча белгеч Миләүшә Авзалова оештырды.
Министрлык карамагындагы учреждениеләр урнашкан объектларның һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрнең инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче башка төркемнәр өчен үтемлелеген арттыру максатыннан 2021 елның 24 маеннан 1 сентябренә кадәр «Һәркем өчен уңайлы мохит» конкурсы үткәрелә.
«Силикат кирпеч заводы» ҖЧҖ 160 хезмәткәргә 2 071, 0 мең сум түләде.
10 мартта «Квалификация үсеше төбәк агентлыгы» АКБОның Яшел Үзән филиалы базасында «Компьютер дизайны» программасы буенча уку курслары старт алды.
«Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 10 март көнне «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Булачак әнинең психогигиена күнекмәләрен формалаштыру» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара Биектау район үзәк хастаханәсе базасында узды.
10 март көнне «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Т. Ю. Фәссахова Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Комсомол районы администрациясе хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашу үткәрде. Чарада шулай ук Комсомол районының территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре дә катнашты.
10 нчы март көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тән өлешләре» дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Чарада балалар һәм аларның әти-әниләре – барлыгы 20 кеше катнашты.
Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә социаль патронаж кысаларында Казанның Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы белән берлектә гаиләләр яшәү урыны буенча уртак чыгулар оештырдылар. Чараның максаты – гадәттән тыш хәлләрне кисәтү.