Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган һәм интеллект, аутистик спектр бозылулары булган 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләр өчен көндезге тору төркемендә дәрес оештырдылар. «Мозартика» арт-терапия уен методикасын кулланып үткәрелгән дәреснең максаты – төркем әгъзаларының коммуникатив күнекмәләрен формалаштыру.
Катнашучылар үзләрен практик биремдә актив күрсәттеләр, нәтиҗәле коммуникация күнекмәләрен үзләштерделәр.