«Шәфкать» үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен медицина сәгате

2021 елның 12 марты, җомга

11 март көнне Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культура буенча инструктор Гөлчәчәк Шакирҗанова медицина сәгате үткәрде. 2 нче коррекцион төркем балаларына аң югалтуның нәрсә икәнлеген аңлаттылар һәм беренче ярдәм турында сөйләделәр.

Балалар аң югалтуның сәбәбе психик травма, авырту синдромы, тынчу һава һ. б. булырга мөмкин икәнлеген белделәр. Гөлчәчәк Илдар кызы билгеләп үткәнчә, мондый хәл ешрак хатын-кызларда очрый. Балалар зур игътибар белән аң югалту хәле билгеләре турында лекция тыңладылар, белгечнең сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International