Менделеевск районында бер меңнән артык ялгыз өлкәннәрне йөреп чыгарга планлаштыралар

2021 елның 12 марты, җомга

Ел саен март аенда Менделеевск муниципаль районында өлкән яшьтәге гражданнарны өйдә (фатирларда) йөреп чыгу башлана. 2021 елда «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре чаралар белән 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 1 058 ялгыз гражданны колачларга планлаштыралар.

Йөреп чыгуларның максаты – яшь һәм (яки) сәламәтлеге торышы аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмый торган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау.

Күчмә чаралар барышында үзәк белгечләре хезмәт таныклыгын, учреждениенең тиешле боерыгы күчермәсен күрсәтәләр, өлкән яшьтәге кешеләргә социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге, хезмәтләр исемлеге, социаль хезмәт күрсәтү шартлары, өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары турында хәбәр итәләр. Шулай ук янгын-профилактик эш алып барыла, автоном янгын хәбәрчеләре тикшерелә, көнкүреш приборларын, газ җиһазларын, мичләрне, электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрелә. Өлкән яшьтәге кешеләргә янгын куркынычсызлыгы буенча һәм мошенниклардан саклану ысуллары турында белешмәлекләр тапшыралар.

Чаралар вакытында үзәк белгечләре тиешле акт тутыралар. Социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлык билгеләнгән очракта, белгечләр өлкән яшьтәге кешеләргә кирәкле документлар җыюда ярдәм итәләр.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге (885549) 2-00-76 телефоны буенча мөрәҗәгать итүне сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International