«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә музыкаль-күңел ачу чарасы узды

2021 елның 12 марты, җомга

11 нче март көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең тату гаилә» дигән музыкаль-күңел ачу чарасы узды. Аны тәрбияче В. Ф. Зарипова һәм стационар бүлектән әни Л. Р. Бакирова үткәрделәр.

Бәйрәмне оештыручылар җылы дустанә атмосфера тудыра алдылар. Чара башында кечкенә музыкантлар һәм баянчы кунакларны-тамашачыларны сәламләделәр, ә соңыннан балалар «Гаилә» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Тәрбияче музейның кайбер экспонатларын күрсәтеп, гаиләдә кунакчыллык традицияләре турында сөйләде.

Чара ахырында барлык балалар да «Күрсәт әле, үскәнем», «Түбәтәй», «Чума үрдәк, чума каз» әйлән-бәйлән уеннарында актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International