Социаль хезмәт алучылар «Виртуаль туризм» проекты кысаларында сәяхәтләрен дәвам итәләр

2021 елның 12 марты, җомга

Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Виртуаль туризм» инновацион проекты уңышлы тормышка ашырыла. Проектның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга мәдәни белем бирү, виртуаль экскурсияләр үткәрү юлы белән аларның күзаллауларын киңәйтү.

Виртуаль турлар маршрутлары гражданнарның теләкләреннән чыгып төзелә. Бүген өйдә социаль хезмәтләр алучы Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгында «булып кайтты». Бу эштә аңа социаль эш буенча белгеч И. Р. Шәрипова ярдәм итте. Социаль хезмәт алучы виртуаль экскурсиядән канәгать калды һәм планетаның кызыклы почмаклары буенча сәяхәтләрен дәвам итәргә теләк белдерде.

Виртуаль туризм – психологик сәламәтлекне саклауның иң яхшы алымнарының берсе, дип саный чараны оештыручы. Сәяхәтләр, виртуаль булса да, онытылмас тәэсирләр бүләк итә, өлкән кешенең кәефен һәм тонусын күтәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International