«Өмет чаткысы» үзәгендә балалар өчен музыкаль дәрес уздырдылар

2021 елның 12 марты, җомга

Арча районының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында танып-белү дәресе узды.

Балаларга туган телдә җырлардан өзекләр яздырылган аудиоязмалар тәкъдим ителде. Балалар җырларны гына түгел, ә бу әсәрләрдә нинди музыка уен кораллары яңгыравын да белделәр. Аннары яшь тернәкләнүчеләр кашыкларда халык җырларын башкардылар һәм гармун аппликациясе ясадылар.

Тәрбияче Алия Сабирова билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр балаларның музыкаль әсәрләргә карата кызыксынуларын арттыруга, әхлакый сыйфатлар, туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүгә, гомуми күзаллауларны киңәйтүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International