Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече «Яңа тормыш иртәсе» дигән темага дәрес үткәрде. Чара аналарның яңа туган балаларыннан иртә баш тартуларын кисәтү, туучылар санын арттыру һәм гаилә институтын ныгыту буенча «Бишек» программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Эмоциональ халәтне тотрыкландыру һәм бала табу алдыннан куркуларны бетерү максатыннан йөкле хатыннарга «Сабыйны көткәндә» дигән мини-лекция укыдылар. Шулай ук катнашучыларга «Көтү һәм чынбарлык», «Ана булу» презентацияләре һәм «Ана карынында баланың үсеше» дигән видеоролик күрсәтелде.
Булачак әниләр бик теләп «Әкияти персонаж», «Булачак балага хат» күнегүләрен башкардылар, алар барышында кәефләрен яхшырттылар, бер-берсен яхшырак белделәр.
Дәрес ахырында белгеч «РФ Гаилә кодексы» дигән белешмәлекләр таратты, «Гаиләдә рухи якынлык» дигән анкета үткәрде.