«Астра» үзәгендә тәрбияләнүчеләрне халык традицияләре белән таныштыралар

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

12 нче март көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Май чабуга багышланган бәйрәм чарасы узды. Ул үз халкыңның гореф-гадәтләренә карата кызыксыну үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Кыска гына әңгәмә барышында балалар элек Май чабуны ничек бәйрәм итүләрен һәм бу бәйрәмнең кайдан башлануын белделәр. Балалар һәм ата-аналар Май чабу фигурасы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, халык уеннары уйнадылар.

Бәйрәм ахырында балаларны һәм ата-аналарны тәмле коймак белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International