12 март көнне Чүпрәленең «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Җыел, халык, Май чабу бәрәме килә» дигән халык күңел ачулары оештырылды.
Тәрбиячеләр Елена Мадурова һәм Миләүшә Халитова җитәкчелегендә атна буе балалар бу вакыйгага әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр. Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, уйнадылар, җырлар һәм такмаклар җырладылар – кыскасы, кышны күңелле итеп озаттылар. Дәртле алып баручылар белән бергә балалар язны каршылауга бик шат иделәр.
Бәйрәм ахырында барлык катнашучыларны да кайнар чәй һәм тәмле коймаклар белән сыйладылар.