2021 нче елда Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге яшь инвалидларны социаль адаптацияләү буенча «Син барын да булдырасың!» дигән яңа инновацион программа тормышка ашырыла.
Программаның максаты – менталь тайпылышлары булган яшь инвалидларга аралашу шатлыгын тоярга, ялгызлыктан арынырга ярдәм итү.
Көндезге тору төркеме эше кысаларында дүрт егет төрле технологияләр буенча сенсор бүлмәсендә шөгыльләнә. Аларга учреждение психологы булыша. Балалар ком терапиясе һәм арт-терапия белән шөгыльләнәләр, пазллар җыялар, бу игътибар һәм хәтер, кулларның вак моторикасы һәм хәрәкәтләрне координацияләү үсешенә ярдәм итә.