«Веста» үзәгендә гадәти булмаган конкурс үткәрделәр

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Озын кыштан соң һәркем түземсезлек белән язны көтә. Май чабу – иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе, ул атна буе билгеләп үтелә. Бу вакытта халык күңел ача, кунакка йөри, коймак белән сыйлана.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре бәйрәм атнасы кысаларында коймак конкурсы уздырдылар. Аларны төрле рецептлар буенча әзерләсәләр дә, барлык вариантлар да бик тәмле иде. Жюри барлык катнашучыларга да иң югары балл бирде.

Нәтиҗәләр ясаганнан соң, коймак белән социаль хезмәт алучы ата-аналарны һәм балаларны сыйладылар. «Язны каршылыйбыз, һәркемне коймак белән сыйлыйбыз!» бәйрәм чарасы аларга бик ошады, уртак ялның менә дигән ысулы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International