Узган ялларда Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашында Май чабу күңел ачу чаралары узды.
Балалар бәйрәмгә ныклап әзерләнделәр: җырлар һәм такмаклар өйрәнделәр, үз куллары белән карачкы ясадылар, матур костюмнар сайладылар. Бәйрәмдә күңелле җырлар яңгырады, балалар янына кунакка әкият персонажлары килделәр, алар белән бергә балалар конкурсларда катнаштылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Актив чараларга әти-әниләр дә кушылды.
Бәйрәм чарасы коймак һәм тәм-томнар белән чәй эчү белән тәмамланды.