«Гармония» үзәге хезмәт алучылары белән мандалотерапия

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Буа муниципаль районында 12 март көнне «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары мандалотерапия дәресе үткәрделәр. Анда менталь тайпылышлары булган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Дәрес барышында балалар «Мәдәнияттә һәм арт-терапиядә мандалалар» мини-лекциясен тыңладылар, аннары мандала үрү буенча мавыктыргыч мастер-класста катнаштылар. Катнашучылар төрле төстәге бәйләү җепләре һәм гади агач таякчыклар ярдәмендә мандалалар ясадылар.

Чараны оештыручылар мондый терапия эмоциональ халәтне яхшырта, киеренкелекне киметә, иҗади күнекмәләрне үстерүгә, социаль хезмәт алучыларның сәнгати һәм рухи үз-үзләрен күрсәтүенә ярдәм итә, дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International