Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләрне бәйрәм коймаклары белән сыйладылар

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында халык традицияләрен сакларга тырышалар, шуңа күрә ел саен Май чабу бәйрәменә әбиләр һәм бабайлар алдан әзерләнә.

Быел тәрбияче Мария Ерашова аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән иҗади дәрес үткәрде, ә сәламәтлекләре мөмкинлек бирүче әбиләр коймак пешерде. Аларны төрле эчлекләр белән ясадылар: бал, каймак, йомырка һәм суган, эремчек һәм банан белән. Интернат-йортта яшәүче барлык кешене дә бәйрәм коймаклары белән сыйладылар.

Май чабу табыныннан соң һәркемне җырлар һәм биюләр көтә иде. Интернат-йорт карамагындагылар үзләре әйтүенчә, халык күңел ачулары бик матур һәм күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International