«Тылсым» үзәгендә менталь тайпылышлары булган кешеләр белән дәрес үткәрделәр

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Кукмара муниципаль районында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге менталь тайпылышлары булган 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар белән эшен дәвам итә. Шушы көннәрдә көндезге тору төркемендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Гөлия Мифтахова һәм Алия Заһидуллина арт-терапия дәресе үткәрделәр.

Чарада катнашучылар пластилинография белән шөгыльләнделәр. Белгечләр билгеләп үткәнчә, пластилин белән эшләү – кулларның вак моторикасын үстерү, организмның когнитив функцияләрен торгызу, иҗади үсешнең менә дигән ысулы. Моннан тыш, терапия теләсә кайсы яшьтәге кешеләр өчен үтемле һәм менталь үзенчәлекләре булган гражданнар өчен аеруча актуаль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International