Бүген Тукай район үзәк хастаханәсе базасында «Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясе буенча чираттагы гамәли дәрес узды. Әлеге чараны «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насыйрова үткәрде.
Йөкле хатын-кызлар белән практик дәресләр бала табуга психологик әзерлеккә юнәлдерелгән иде. Дәреснең төп бурычлары – бала табу вакытында үз-үзеңә ярдәм итү ысуллары белән таныштыру һәм йөкле ханымнарның бала тууга эмоциональ әзерлеген үстерү.
Чарада 14 йөкле хатын-кыз катнашты. Практик дәрес вакытында психолог аларга сулышны йомшартуга һәм тергезүгә ярдәм итә торган күнегүләр күрсәтте.