Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре балаларны психосексуаль үстерү һәм тәрбияләү мәсьәләләре буенча семинарда катнаштылар. Чара Бөгелмә шәһәренең Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү, тәрбиягә бала алган гаиләләрне әзерләү һәм озата бару үзәге базасында узды.
15 нче март көнне Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ул бөек елларның даны тынмас» дигән викторина тәмамланды. Чара «Выбор» гәҗите редакциясе» АКБО тарафыннан, РФ Президент грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырыла торган «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында» виртуаль китап» проекты кысаларында оештырылды.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Татар милли орнаменты белән танышу» дигән танып-белү дәресе узды.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 12 март көнне хезмәткәрләр яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясаттылар.
«Җаваплы ата-ана мәктәбе» социаль проекты кысаларында Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында һәм социаль участокларда даими рәвештә балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен төзәтү буенча дәресләр үткәрелә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Зәй муниципаль районында балигъ булмаганнар белән эшләүнең традицион төрләренең берсе – гомуми белем бирү учреждениеләре базасында ведомствоара утырышлар үткәрү.
11 нче март көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үз эшләрен башлап җибәрергә теләүче эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча экспертлар советының быел беренче утырышы булып узды.
Бу ял көннәрендә Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Май чабу бәйрәменә багышланган чаралар узды. Тармак белгечләре үз карамагындагылар өчен уеннар, җырлар һәм биюләр белән күңел ачу чаралары оештырдылар, шулай ук аларны коймак белән сыйладылар.
Шушы көннәрдә Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» мәгълүмати системасында сигнал картасын формалаштыру һәм эшкәртү өлешендә ведомствоара хезмәттәшлек» дигән темага семинар узды. Чарага шәһәр сырхауханәләренең озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү өчен җаваплы вәкилләре чакырылган иде.