Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын тормышка ашыру кысаларында Карау мәктәбе эшли. Өйдә өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларны карау күнекмәләренә өйрәтү буенча туганнарын һәм башка затларны укыту өчен махсус кабинет җиһазландырылган.
«Карау мәктәбе» технологиясе кысаларында гражданнарның максатчан категорияләрен укыту бушлай, төркемле дәресләр формасында башкарыла. Дәресләр атнага бер тапкыр үткәрелә.
Карау мәктәбенең эш графигы: һәр пәнҗешәмбе 11.00 дән 11.40 сәгатькә кадәр (бәйрәм көннәреннән тыш).
Дәресләр «Өмет» үзәге базасында шәфкать туташы З. Г. Зиннәтова һәм психолог Т. И. Палачева тарафыннан, Биектау үзәк район хастаханәсе белгечләрен җәлеп итеп үткәрелә.
Барлык сораулар буенча Биектау тимер юл станциясе бистәсе, Школьная урамы, 19 нчы йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: (84365) 3-29-07.
