ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2021 ел
җомга

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итә: 2020 елның 25 ноябреннән Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында яңа булдырыла торган да, гамәлдәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр тарафыннан да типлы уставлардан файдалану турында белешмәләрне чагылдыру мөмкинлеге булды.


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

16-18 мартта тәҗрибә уртаклашу кысаларында Татарстан Республикасына Саха Республикасы (Якутия) Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгы каршындагы «Победа» социаль яклау ресурс үзәге делегациясе килде.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Татарстан башкаласында 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак.

Теләче районында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашында зональ киңәшмә узды.

Кичә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» дигән акция уздырдылар. Чаралар 11 һәм 12 санлы социаль участокларда узды.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Иҗат дәресләре – Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында иң яраткан шөгыльләрнең берсе. Әйтик, социаль хезмәтләр алучылар бик теләп мозаикадан картиналар һәм фигуралар ясыйлар.

17 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында милли орнаментлар кулланып кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Мастер-классны «Энергетик» мәдәният сараеннан чакырылган рәссамнар Гүзәл Колчерина һәм Әлфия Ситдыйкова үткәрделәр.

17 нче март көнне Казанның Яңа Савин районы мәшгульлек үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада «Элекон заводы» АҖ, «ЖКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ, «Казметрострой» АҖ, «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖнең Яшел Үзән филиалы катнашты.

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы С. В. Шакирова Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Преодоление» клубы әгъзалары өчен үзәк район китапханәсенә экскурсия оештырды. Чараның максаты – яшүсмерләрдә туган якның әдәбиятына, тарихына һәм мәдәниятенә карата кызыксыну уяту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International