17 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында милли орнаментлар кулланып кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Мастер-классны «Энергетик» мәдәният сараеннан чакырылган рәссамнар Гүзәл Колчерина һәм Әлфия Ситдыйкова үткәрделәр.
Мастер-класс башланыр алдыннан «Энергетик» мәдәният сараеның бүлек мөдире Венера Камалова балалар белән арт-терапия һәм уртак иҗатның файдасы турында әңгәмә корды. Рәссамнар балаларга кием-салым, көнкүреш әйберләре, йортлар бизәү өчен кулланыла торган татар орнаментының үзенчәлеге турында сөйләделәр.
Үзенчәлекле сувенир ясау приютта тәрбияләнүчеләрнең күңелләренә хуш килде. Үз эшләренең осталары җитәкчелегендә алар китаплар өчен уникаль закладкалар ясадылар.
Социаль приют тәрбиячеләре билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр балаларга әхлакый тәрбия бирүдә зур роль уйный, бу исә һәр милләтнең рухи-әхлакый иминлегенең мөһим шарты булып тора.