Кичә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» дигән акция уздырдылар. Чаралар 11 һәм 12 санлы социаль участокларда узды.
Акциянең максаты – халыкны наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә, таралуына һәм куллануга каршы көрәшкә җәлеп итү.
Әлфирә Юнысова Кама Аланы бистәсендә яшәүчеләргә наркотикларга бәйлелек күпчелек очракта яшүсмерләр арасында күзәтелә, дип сөйләде. Акциядә катнашучылар наркоманиянең шәхескә һәм кеше сәламәтлегенә нинди куркыныч зыян китерүен белделәр.
Акция барышында волонтерлар үтеп баручыларга наркотик матдәләрнең зыяны турында сөйләделәр, наркотикларга каршы юнәлештәге буклетлар тараттылар, наркопритон ачыкланган очракта шалтыратып хәбәр итеп була торган кайнар линия телефоны һәм аноним консультация алып булган ышаныч телефоны турында хәбәр иттеләр.
Акция белән Түбән Кама районында яшәүче 20 кеше колачланды.