Татарстан белгечләре Якутиядән килгән коллегалары белән тәҗрибә уртаклаштылар

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

16-18 мартта тәҗрибә уртаклашу кысаларында Татарстан Республикасына Саха Республикасы (Якутия) Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгы каршындагы «Победа» социаль яклау ресурс үзәге делегациясе килде.

Беренче очрашу ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгенең уку-укыту бүлеге базасында узды. Учреждение эшчәнлеге турында кунакларга директор Марина Горшунова сөйләде. Директор урынбасары Наталья Федорова уку-укыту бүлеге буенча экскурсия үткәрде, Татарстан халкына социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри программалар турында сөйләде.

Бүлек мөдирләре Юлия Тургенева һәм Динә Кәлимуллина хезмәттәшләренә «ФРДО» федераль мәгълүмат системасына мәгълүмат кертү алгоритмын күрсәттеләр һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып укыту турында сөйләделәр.

Аннары белгечләр Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан «Идел» инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәгенә юл тоттылар. Анда делегация игътибарына «Менталь тайпылышлары булган затлар өчен озата барулы яшәү» инновацион технологиясе тәкъдим ителде. Әлеге технологияне гамәлгә ашыру механизмы «Идел» үзәге базасында нәтиҗәле гамәлгә ашырыла торган эзлекле чаралар комплексын күздә тота. Хезмәттәшләр технологияне югары бәяләделәр һәм аны үз учреждениеләрендә кертү теләге белдерделәр.

17 мартта Якутиядән килгән белгечләр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында булдылар, анда ведомство эшчәнлеге турында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.

Визит ахырында кунаклар Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булдылар, анда «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмат системасы, озак вакыт карау системасын оештыру, дистанцион социаль хезмәтләр күрсәтү технологиясе белән таныштылар. Аларны Татарстанның социаль өлкәсенең мәгълүматлаштыру дәрәҗәсе шаккатырды.

Казан шәһәре Яңа Савин районының социаль яклау бүлеге башлыгы Наталья Гришанова Хәерчеләр реестры һәм республикада социаль түләүләр системасы турында җентекләп сөйләде.

Шулай ук «Победа» үзәге вәкилләре Республика матди ярдәм үзәгенең бүлекчәсендә булдылар һәм гражданнарны кабул итүнең ничек узуын күрделәр, документларны дистанцион кабул итү үзенчәлекләре турында сораулар бирә алдылар.

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә бару, тәҗрибә уртаклашу, әңгәмәләр Татарстан Республикасы һәм Саха Республикасы (Якутия) ике ресурс үзәгенең алга таба уңышлы хезмәттәшлеге өчен нигез булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International