Яңа Савин районында вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

17 нче март көнне Казанның Яңа Савин районы мәшгульлек үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада «Элекон заводы» АҖ, «ЖКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ, «Казметрострой» АҖ, «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖнең Яшел Үзән филиалы катнашты.

Вакансияләр ярминкәсенә 150 кеше килде. Аларга түбәндәге белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде: ветеринария табибы, хезмәтне оештыру һәм нормалаштыру буенча әйдәп баручы инженер, инженер-конструктор, баш механик, энергетик, участок мастеры, сыйфат буенча менеджер, маркетолог, склад мөдире, участок электригы, машина йөртүче, пешекче, кошчы, азык-төлек продукциясе контролеры, тракторист, электромонтер, токарь, киң профильле станокчы, штамплаучы, бетончы, буяучы, җыештыручы, ишегалды җыештыручы һ. б.

Килүчеләр вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, мәшгульлек үзәге белгечләреннән хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар.

31 эшсез эшкә юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International