Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итә: «Юридик затларны, индивидуаль эшкуарларны һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларын дәүләт теркәвенә алганда теркәү органына тапшырыла торган документларны рәсмиләштерүгә карата формаларны һәм таләпләрне раслау турында» 2020 елның 31 августындагы ЕД-7-14/617@ номерлы боерыгы басылып чыгуга бәйле рәвештә, 2020 елның 25 ноябреннән Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында яңа булдырыла торган да, гамәлдәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр тарафыннан да типлы уставлардан файдалану турында белешмәләрне чагылдыру мөмкинлеге булды. Типлы уставлар Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2018 елның 1 августындагы 411 номерлы боерыгы белән расланды.
Типлы уставлар куллануның төп өстенлекләре:
- җәмгыять уставын төзү һәм раслауга, аны рәсмиләштерүгә һәм дәүләт теркәвенә алу өчен вакыт экономияләү;
- җәмгыятьнең атамасын, урнашу урынын һәм устав капиталы күләмен үзгәрткәндә уставка үзгәрешләр кертелми;
- типлы устав теркәү органына тапшырылмый;
- җәмгыятьнең үз уставыннан типлы уставка күчкән очрагында дәүләт пошлинасы түләнми.
Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Типлы устав сайлау» сервисы урнаштырылган (https://service.nalog.ru/statute/), ул иң яраклы типлы устав сайларга мөмкинлек бирә.