ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы һәм Карина исемле волонтер тыл хезмәтчәне янына барып кайттылар.


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Хәбәрләр РМА (РИА Новости) эшсезлек дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре рейтингын бастырып чыгарды. Татарстан хезмәт базарында иң уңай хәл булган Россия Федерациясе субъектлары бишлегенә керде. Регионнарның гомуми рейтингында республика 4 нче урында тора.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үз эшләренең чын осталары эшли. Алар арасында – дәвалау физик культурасы буенча инструкторлар Н. В. Гончарова һәм Н. В. Камалова.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Үзәк район буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Лилия Вәлиева территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре белән мәгълүмати очрашуда катнашты.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиаданың «Яшь атлет» программасы кысаларында чаңгы тренировкасы узды. Тәрбияче Гүзәлия Вәлиева һәр балага чаңгыда ничек дөрес итеп йөрергә икәнлеген аңлатырга тырышты, төрле чаңгы адымнарын күрсәтте.

2021 елның 17 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 28 527 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 887 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,41 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 2 762 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 154 кешегә кимрәк.

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында психолог Ирина Мөслимова пластилинотерапия дәресе үткәрде. Социаль хезмәтләр алучыларга пластилиннан су асты дөньясы темасына коллектив картина ясарга тәкъдим ителде.

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү максатыннан 15 нче март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның район бүлекчәсе башлыгы Илсөя Сафронова белән берлектә, Дәүләт автоинспекциясенә экскурсия оештырдылар.

16 нчы март көнне Кукмара муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International