Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы С. В. Шакирова Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Преодоление» клубы әгъзалары өчен үзәк район китапханәсенә экскурсия оештырды. Чараның максаты – яшүсмерләрдә туган якның әдәбиятына, тарихына һәм мәдәниятенә карата кызыксыну уяту.
Китапханә хезмәткәрләре балаларны халык фольклорының төрле жанрлары, мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштырдылар, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Күргәзмәдә бөек татар язучылары, рәссамнары турында китаплар, шулай ук татар халкының көнкүреш әйберләре тәкъдим ителде. Моннан тыш, катнашучылар «Безнең туган ягыбыз – Татарстан» темасына әңгәмәдә үзләренең интеллектуаль сәләтләрен күрсәттеләр.
Чара ахырында китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләргә танып-белү журналлары бүләк иттеләр һәм район китапханәсенең еш кунаклары һәм китап укучылары булырга чакырдылар.
Мондый чаралар гражданлык һәм патриотлык, кече һәм зур ватанга мәхәббәт, мәдәниятләрнең һәм халыкларның төрлелегенә карата хөрмәт формалаштыруга ярдәм итә.