Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр мозаикадан картиналар ясыйлар

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Иҗат дәресләре – Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында иң яраткан шөгыльләрнең берсе. Әйтик, социаль хезмәтләр алучылар бик теләп мозаикадан картиналар һәм фигуралар ясыйлар. Матур рәсемнәр ясау аларның иҗади сәләтләрен, кулларның вак моторикасын үстерә. Моннан тыш, яраткан эш белән шөгыльләнү кәефне дә күтәрә.

Интернат-йортта «Иҗат шатлыгы» түгәрәге эше кысаларында кызыклы чаралар үткәрелә. Кичә социаль хезмәт алучылар тал песие ботагын ясау өстендә эшләделәр. Мамык таякчыклары, катырка, клей һәм төсле кәгазь ярдәмендә өлкәннәр гадәти булмаган кул эшләре ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International