ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2021 ел
җомга

17 нче март көнне Яшел Үзән районында эшсезләр арасыннан 11 кеше мәшгульлек үзәге юлламасы буенча укырга кереште. Алар бухгалтерлык эше нигезләрен үзләштерәчәкләр.

Шушы көннәрдә Теләнче Тамак мәктәбендә Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Альбина Сәйфуллина «Мәгълүмати навигатор» яшүсмерләрдә медиакультура формалаштыру» дигән технология буенча төркемле дәрес үткәрде.

Балык Бистәсе районы Ямаш гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Әнисә Минвәлиева Интернетта киберкуркынычсызлык буенча дәрес үткәрде.

16 нчы март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге балигъ булмаганнар белән төркемле дәрес үткәрде. Чарада хәмер эчемлекләр куллануның зыяны һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләштеләр.

18 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләре «Шәп яшәргә! Без наркотикларга каршы!» уенында катнашты. Наркотикларга каршы марафонның максаты – яшүсмерләрне социаль тотыш ысулын сайлау иреге һәм үз гражданлык позициясен белдерү мөмкинлеге бирелә торган уен ситуациясенә җәлеп итү юлы белән, социаль адаптацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру.

Яр Чаллының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә волонтерлар – еш кунаклар. Шуларның берсе – «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе вәкилләре.

Россиядә Фән һәм технологияләр елы кысаларында 18 март көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Роботлар нәрсә эшли белә» дип исемләнгән танып-белү дәресе узды.

«Актив озын гомерлелек» проекты кысаларында Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында арт-терапия дәресләре үткәрелә. Алар хәтерне, игътибарны һәм хәрәкәтләрнең концентрациясен яхшырта, өлкәннәрне рухландыра.

18 нче март көнне Алабуга муниципаль районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Космик патруль» дигән кызыклы квест узды.

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында 18 март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Үз-үзеңә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру» дигән дәрес үткәрде. Анда 22 балигъ булмаган бала катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International