Татарстанның ике оешмасы хезмәт хакы буенча бурычларын түләде

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстан Республикасының ике оешмасында хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, Әгерҗе муниципаль районы «Нәүрүз» ҖЧҖ 1 хезмәткәр алдындагы гомуми 145 мең сумлык бурычын түләде.

Яр Чаллы шәһәренең «Летний день» ҖЧҖ 1 хезмәткәргә 25,5 мең сум түләде.

Шулай ук Алабуга районының «Оптовик» ҖЧҖендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 12 хезмәткәргә 164 мең сум акча түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International