Теләче районында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашында зональ киңәшмә узды.
Киңәшмәдә якын-тирә муниципаль районнардагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре катнашты. Катнашучылар берничә эш мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләү, «Демография» милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыруга аерым игътибар бирелде.