Татарстаннан физик мөмкинлекләре чикләнгән ун спортчы 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарында катнашу өчен Россия җыелма командасы составына керде.
Әлегә сайлап алу җиде дисциплинаның алтысы буенча узды, тагын флорбол буенча атлетлар сайланачак, аның буенча Татарстан егет-кызлары шулай ук җыелма командага эләгергә ниятли. Бу хакта «Татар-информ» МА корреспондентына ТР Махсус Олимпиадасы рәисе Лариса Парфенова сөйләде.
«Тест ярышлары җиде спорт төренең алтысы буенча гына узды. Безнең ун спортчы Россия җыелма командасының төп составына керде, әмма май аенда флорбол буенча ярышлар узачак, анда без шулай ук җыелма командага эләгергә исәп тотабыз», – дип билгеләп үтте әңгәмәдәш.
Илнең төп командасы составына Татарстаннан өч чаңгычы, шорт-трек буенча биш спортчы һәм ике фигурист керде. Моннан тыш, биш атлет җыелма команда резервына керде.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 22-28 гыйнварында Казанда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары узачак. Анда дөньяның 106 иленнән 2 меңнән артык мөмкинлекләре чикләнгән атлет һәм юнифайд-партнерлар катнашачак.
Уеннарга республикада 3 мең волонтер әзерләнәчәк, аларның төп өлеше Казаннан булачак.