Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог Алинә Сабирова үз эшендә үтә күренмәле мольбертны актив куллана. Аны «Уңайлы мохит» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында алганнар.
Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Күңел буяулары» арт-терапиясе» технологиясен гамәлгә ашыруны дәвам итәләр. Ул тормыш белән кызыксынуны саклап калуны, иҗат юлы белән өлкән кешенең кәефен күтәрүне күздә тота.
«Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында гражданнарның аерым категорияләрен һөнәри укытуну һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру чараларын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү турында» 2021 елның 13 мартындагы 369 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә гражданнарны укыту моделе билгеләнде.
24 март көнне Питрәч районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге белгече профилактик рейдлар оештырдылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эшсез гражданнарны эшкә урнаштыруга стимул бирү максатларында юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә субсидияләр бирү кагыйдәләре раслануын хәбәр итә.
Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгече Галия Петрова курчак ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чараның максаты социаль хезмәт алучыларны иҗатның яңа төрләре белән таныштыру һәм декоратив-гамәли иҗатта халык традицияләрен өйрәнүгә кызыксыну формалаштыру иде.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә М. И. Родинаның «Бусоград» уен технологиясе бик популяр. Методика куллану өчен гади, вакыт һәм матди чыгымнар таләп итми. Педагог үз эшендә куллана торган төп материал – сәйләннәр.
23 март көнне Югары Ослан үзәк район хастаханәсе базасында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләренең сырхауханә һәм стационар табиблары белән очрашуы булып узды.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге менталь инвалидлыгы булган кешеләр өчен «Үз юлың» клубы эшли. Клуб эшендә төрле техника һәм методикалар кулланыла, алар сәламәтлекләрендә менталь тайпылышлары булган кешеләргә социальләшергә мөмкинлек бирә.
Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы балигъ булмаган балалар белән «Гномс гаиләсе» дигән уен дәресе үткәрде. Дәреснең төп максаты – эмоциональ сфераны, хәтерне, ассоциатив фикерләүне үстерү.