Кукмара районының өлкән яшьтәге кешеләре бик теләп арт-терапия белән шөгыльләнәләр

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Күңел буяулары» арт-терапиясе» технологиясен гамәлгә ашыруны дәвам итәләр. Ул тормыш белән кызыксынуны саклап калуны, иҗат юлы белән өлкән кешенең кәефен күтәрүне күздә тота.

Март аенда Зур Сәрдек һәм Сәрдекбаш авыл җирлекләрендә 12 социаль хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрелде. Дәресләр өй шартларында, индивидуаль формада үтте. Социаль хезмәт алучылар пластилиннан әвәләп ясау белән шөгыльләнделәр һәм рәсемнәр буядылар.

Әлеге технология буенча эш өлкән яшьтәге кешеләрнең иҗади сәләтләрен ача, аларның кәефен яхшырта, депрессив халәттән арындыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International