23 март көнне Югары Ослан үзәк район хастаханәсе базасында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләренең сырхауханә һәм стационар табиблары белән очрашуы булып узды.
Чарада катнашучылар даими рәвештә чит ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау буенча эш алып бару, шулай ук халыкка озак вакыт карау буенча хезмәт алу мөмкинлеге турында хәбәр итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Комплекслы үзәк директоры Наталья Сигаева катнашучыларга озак вакыт карау системасында катнашучы органнар һәм оешмаларның ведомствоара хезмәттәшлеге регламентын, җаваплы затларның озак вакыт карау системасында хезмәт алучылар патронажының уртак графиклары буенча эш тәртибен искә төшерде һәм «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе», «Сиделка», «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» стационар алыштыручы технологияләрне гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Социаль эш буенча белгеч Антонина Банникова үз чыгышында «Озак вакыт карау системасы» мәгълүмат системасында, медицина белешмәләрен һәм профилактик, дәвалау һәм тернәкләндерү чараларының индивидуаль планнарын күрсәтеп, район үзәк хастаханәсенең җаваплы белгече тарафыннан сигнал карталарын формалаштыру кирәклеген ассызыклады.
Ахырда чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
