Арча тернәкләндерү үзәгендә кызыклы арт-терапия җиһазы кулланалар

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог Алинә Сабирова үз эшендә үтә күренмәле мольбертны актив куллана. Аны «Уңайлы мохит» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында алганнар.

Үтә күренмәле мольберт күп кенә психологик проблемаларны хәл итүнең нәтиҗәле ысулы булып торган арт-терапия дәресләре өчен махсус эшләнгән. Иҗади мөмкинлекләрне ачу һәм фантазияләрен үстерү өчен бала мольбертта төрле төстәге су маркерлары, гаушь, бармак буяулары, мамык таякчыклары, теш щеткалары һ. б. ясый ала.

Белгеч билгеләп үткәнчә, дәресләрдә үтә күренмәле мольберт куллану тәрбияләнүчеләрнең коммуникатив күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә, эмоциональ фонны стабильләштерә, бала үз теләкләрен белдерергә өйрәнә һәм комплекслардан арына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International