Иҗат эше – тернәкләндерү процессының аерылгысыз өлеше

2021 елның 26 марты, җомга

Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгече Галия Петрова курчак ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чараның максаты социаль хезмәт алучыларны иҗатның яңа төрләре белән таныштыру һәм декоратив-гамәли иҗатта халык традицияләрен өйрәнүгә кызыксыну формалаштыру иде.

Катнашучылар борынгы заманда курчакның зур роль уйнавын белделәр: ул күп кенә бәйрәмнәрдә һәм йолаларда кулланылган була, бәхет, игелек, иминлек, нәсел дәвамы символы булып тора. Аннары мастер-класста катнашучылар халык курчакларының тарихы белән таныштылар. Белгеч аларга курчак ясау процессын җентекләп аңлатты.

Социаль хезмәт алучыларның эшләре, аларның үзләре кебек үк, үзенчәлекле һәм кабатланмас килеп чыкты.

Чарада барлыгы 11 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International