ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2021 ел
дүшәмбе

Узган җомгада Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» дигән акция оештырдылар. Ул наркотикларга каршы дөньяга карашны формалаштыруга һәм наркоманияне профилактикалауга юнәлтелгән иде.

Тәтеш үзәк район хастаханәсе базасында озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча ведомствоара эшлекле киңәшмә узды. Әлеге чарада хастаханә һәм «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре катнашты.

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, районның күзәтчелек эшчәнлеге һәм газ хезмәте бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, «Торак-2021» янгын-профилактик операциясендә катнаштылар.

25 нче март көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында түгәрәк өстәл узды. Аның барышында кадрлар сайлау проблемасын хәл итүдә мәшгульлек хезмәте белән хезмәттәшлек итү формалары һәм ысуллары турында фикер алыштылар. Чарада мәгариф идарәсенә караган 10 учреждение вәкилләре катнашты.

25 нче март көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиаданың «Яшь атлетлар» программасы буенча спорт чарасы уздырылды.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Шушы көннәрдә Биектауның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә балигъ булмаган хокук бозучылар катнашында түгәрәк өстәл узды.

25 март көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. Чарада «Казан дәүләт казна дары заводы» КФП һәм «Йомшак контейнерлар фабрикасы» ҖЧҖ катнашты. 

Конкурс балаларның суицидаль үз-үзләрен тотышын профилактикалауга, тормышка уңай адаптация булдыруга юнәлдерелгән иде.

26 нчы март көнне Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече «Без ничек яшь идек...» дип исемләнгән дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International